

Дагыстанда яшәүче Шамил Гамидов Иркутск өлкәсендә хәрбиләргә фуралардан очып чыккан беспилотникларны блокларга ярдәм иткән, ул ташлар белән 30га якын дронны бәреп төшергән. Уяулыгы өчен аны бүләкләгәннәр.
Гамидовка “Күрсәткән батырлыгы” өчен медален тапшырганнар. Дальнобойщик Гамидовка бүләкне Дагыстан башлыг Сергеһ Меликов шәхсән үзе тапшырган.
“Чын геройлар безнең арабызда яши. Якташыбызның хәлиткеч гамәлләре нәтиҗәсендә ракета йөртүчеләргә һәм Русия Кораллы көчләренең башка самолетларына һөҗүмгә программалаштырылган 30 дронны зарарсызландыруга ирешелде. Лаеклы бүләгең белән котлыйм, Шамил”, – диде Меликов бүләкләү тантанасында.
1 июнь көнне Украина кораллы көчләре беспилотниклары Русиянең берничә төбәгенә һөҗүм итте – алар фуралардан чыгып очты. Себердә дроннарның беренче тапкыр теркәлүе бу.
Дальнобойщиклар һәм җирле халык, аларны бәреп төшерергә омтылып, ташлар бәргән.
Чыганак: lenta.ru