

Алгы сызыкта булган вакыйгалар һәм егетнең үзе турында телефон аша гына сөйләштек.
Гомер-гомергә илебез батырларга, кыю кешеләргә бай булган. Тарихны барласаң, иң авыр чакларда сынмаска, сыгылмаска, бар кыенлыкларны җиңәргә илебез халкына аның корычтай нык яугирләре ярдәм иткән. Ватанпәрвәрлек, үз бурычыңа тугры калып намус кушканча эшләү – аның өчен буш сүз түгел. Рапатта туып ускән Илсур да шундыйлардан.
Илсур мәктәптә тугыз сыныфны тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалында белем ала. Аннары Рапат авылындагы күмәк хуҗалыкта эшләп йөри. Төрле сак-каравыл фирмаларында эшләгәннән соң, Себер якларына китә. Кайткач, шәхси автосервисын ача.
Махсус хәрби операция башлангач, яугир якташларына гуманитар ярдәм илтеп йөри башлый. Андагы хәлләрне күреп, үзе дә контракт төзешергә була.
Илсур, контракт төзешеп, хәрби хезмәткә китәргә җыена башлый. Контракт төзешсә дә, түләүләр алу өчен түгел, йөрәк, намус кушуы буенча хезмәт итәргә була ул.
«Алда нәрсә буласын кем белә. Көтеп ятар чак түгел. Хәзер китәргә, илебезне сакларга кирәк», – ди “Шайба” позывнойлы яугир.
Илсур – чыннан да, үз сүзендә торып, куелган бурычны актык канына кадәр үти торганнардан. Тормыш иптәше Элиза Илсур турында гел борчылып, аңардан хәбәр килгәнне көтеп кенә тора.
“Әле бу кайтуында дуслары белән ауга да барып кайтты. Бу аның яраткан шөгыле”, – ди Элиза.
Кыска гына вакыт ялга кайтуга карамастан, Илсур өч баласы – кызлары Рияна белән Арина, улы Артур белән дә вакыт үткәрергә өлгерә. Мәктәп укучылары янына патриотик очрашуларга да йөри.
Әле күптән түгел ул Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 4 "б" сыйныф укучылары белән очрашкан. Яугир ни өчен Ватанга хезмәт итәргә карар кабул итүе, нинди сынауларны җиңәргә туры килүе турында сөйләгән.
Аның тормыш юлы укучыларда зур кызыксыну уяткан. Балалар махсус операция шартларындагы көнкүреш, безнең хәрбиләрне коралландыру, сугыш хәрәкәтләрен алып бару турында күп сораулар биргән. Якташыбыз аларга бик гадел һәм ачыктан-ачык җавап кайтарган.
Шулай ук балалар укучыларның махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән хатлары ярдәм итәме, дип кызыксынганнар. Илсур балаларга рәхмәт белдергән һәм балаларның открыткаларын һәм хатларын дулкынланып укуларын, туганнарының һәм бөтен җәмгыятьнең әхлаки ярдәме яугирләр өчен бик мөһим булуын җиткергән.
Бу чара укучылар өчен әһәмиятле вакыйга булган, хәрбиләр үткән сынаулар турында белергә мөмкинлек биргән.
Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешелек сыйфатлары икәнлеген күрделәр.
Без батыр райондашыбыз белән горурланабыз, аңа исәнлек-саулык теләп калабыз.Туган якларыңа исән-имин әйләнеп кайт, Илсур!