Махсус хәрби операция
25 октябрь 2025, 02:25

Замана геройлары хөрмәтенә

Бакалының Мостафа авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Фирзәр Мәрдәмшин улы һәм Рөстәм Фәхретдинов истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы булды. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен алар үлгәннән соң "Батырлык орден"нары белән бүләкләнгәннәр.

Замана геройлары хөрмәтенәЗамана геройлары хөрмәтенә
Замана геройлары хөрмәтенә

Истәлекле чарада Бакалы районы Советы секретаре Илнур Гыйззәтуллин, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, Мостафа авылы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, авылдашлар катнашты. Хәтер тактасын ачу хокукы Бакалы районы Советы секретаре Илнур Әгъзаметдин улына, Мостафа авыл Советы биләмәсе башлыгы Алевтина Халиковага, Фирзәрнең әтисе Фәрүс Тәкъсим улына һәм Рөстәмнең әти-әнисе Миргазиян Мирзагаян улы белән Наилә Мөгътәсим кызына бирелде. Такташны ачу тәмамлангач, чарада катнашучылар Фирзәр белән Рөстәмне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәк салдылар.

Каһарман егетләрнең батырлыгы Мостафа авылы халкының күңелендә мәңгегә сакланыр. Батырлар даны мәңгелек!

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Мостафа авылының күпфункцияле клубы.

Замана геройлары хөрмәтенә
Замана геройлары хөрмәтенә
Замана геройлары хөрмәтенә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас