Махсус хәрби операция
22 октябрь 2025, 12:39

Алгы сызыктан кайткан яугир депутат булган

Туймазыдан МХО ветераны Илдар Мөхияров депутат булган һәм кешеләргә ярдәм итә. Фронттан кайткан хәрби хезмәткәр турында «Туймазы хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.

Алгы сызыктан кайткан яугир депутат булганАлгы сызыктан кайткан яугир депутат булган
Алгы сызыктан кайткан яугир депутат булган

Илдар Мөхияров район депутатлар Советына өстәмә сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Хәзер иҗтимагый эшчәнлек аның тормышының тагын бер мөһим өлешенә әверелгән.

Ул  52 яшьлек Илдар Мөхияров алган җәрәхәтләрдән соң узган елда туган ягына кайткан дип, яза. Ләкин ир-ат эшсез утыра алмый. МХО зонасында хезмәт иткәнче, Илдар Мөхияров остеопатия һәм мануаль терапия буенча курслар узган. Демобилизациядән соң ветеран үз эшен ача, арендага бина алып, һәм кешеләргә сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә башлый.

Ә күптән түгел Мөхияров депутатларның район Советына өстәмә сайлауларда үз кандидатурасын тәкъдим иткән.

Сайлауларда җиңү яулап, ул  иҗтимагый эшчәнлек тормышында кайный башлаган.

Хәзерге вакытта Туймазы егетеалгы сызыктан кайткан хәрбиләргә генә түгел, якташларына да булыша. Көн саен ул пациентларын савыктыра, шул ук вакытта депутат эшенең үзенчәлекләрен өйрәнә һәм беренче гражданнарны кабул итәргә әзерләнә.

Фото:газета «Туймазинский вестник».

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас