

Русиядәәтиләркөнеалдыннан башкалабыз Уфада«Ватанны саклаучының әтисе» иҗтимагый медальләре белән бүләкләү тантанасы булды.
Чара Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында узды. Бүләкләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә тапшырылды. Тантаналы шартларда илебезнең чын геройларын тәрбияләгән, МХО хәрбиләренә һәм ветераннарына, шулай ук тылдагы туганнарына һәм якыннарына актив ярдәм иткән ир-атларны хөрмәтләделәр.
Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләүче 19 әти мондый медальгә лаек булды. Алар исәбендә Чакмагыш районнашыбыз Радик Рамил улы Хәмәтгәрәев та бар. Алар тормыш иптәше Гөлназ Вил кызы белән бергә чын патриот – Каһарманлык ордены кавалеры Артурны тәрбияләп үстергәннәр. Авыр югалту кичерүләренә авыртуына карамастан, алар районның иҗтимагый тормышында һәм патриотик чараларда актив катнашалар.
«Ватанны саклаучының әтисе» проекты авторы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, «Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе, дәүләт «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина ил патриотларын тәрбияләүдә әтиләрнең ролен бәһалап бетергесез, дип ассызыклады.
"Гаиләсенә сынаулар кагылган һәр әти – чын герой ул. Проект авторы буларак, мин зур горурлык һәм рәхмәт хисләре кичерәм. Безнең ярдәмебез Ватаныбыз сагында торучылар һәм аларның гаиләләре өчен бик мөһим. Бүген без илебезне сакларга әзер булган чын ир-атларны тәрбияләгән әтиләрне хөрмәтлибез. Улларына иң яхшы сыйфатлар–батырлык, җаваплылык, Ватанга мәхәббәтне салган әтиләр алар. Бу медальне алган һәркем – ныклык һәм тугрылык үрнәге. Сез – авыр минутларда улларыгызга ярдәм итүчеләр, аларның кайтуы өчен дога кылучылар, аларны өйдә түземсезлек белән көтүчеләр. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, иманыгыз, мәхәббәтегез исән-сау безнең яклаучыларыбызга барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Без Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка махсус операциядә катнашучыларыбызга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәтлебез. Республиканың барлык идарәлек командасына рәхмәт! Хөрмәтле партнерларыбыз һәм коллегаларыбыз, Ватанны саклаучылар һәм безнең тәрбияләнүчеләребезгә дәүләт фонды филиалына ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез! Безнең көч –бердәмлектә! »
“Аталы бала – аркалы”, диелә халык мәкалендә. Без, "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды буларак, үзебезнең геройларыбыз һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә омтылабыз.Әмма сезнең, хөрмәтле әтиләр, улларыгызга биргәнмәхәббәтегезне һәм таяныч булуыгызны бернинди ярдәм дә алыштыра алмый. Сез – чын геройлар, һәм бүген без сезгә ихлас рәхмәт белдерерәбез. Без сезнең белән горурланабыз!"- диде Гөлнур Колсарина.
Бүләкләр«Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге һәм дәүләт «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм фондының төбәк филиалы тарафыннан тапшырылды. Башкортстанда шәхес формалаштыруда һәм патриотик тәрбия бирүдә әтиләрнең статусын күтәрү өчен «Ватанны саклаучының әтисе» иҗтимагый медале булдырылды.
Бүләкләү тантанасы Миңлегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, беренче медальләрне 2024 елның октябрендә Уфага визиты кысаларында Русия Федерациясе оборона министры урынбасары, дәүләт «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Евгеньевна Цивилева тапшырган иде. Шушы вакыттан алып 120 дән артык медаль тапшырылган.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча оештырылган. Аның төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарын һәм геройларның гаилә әгъзаларын шәхсән курчауга алу. Фондның белгечләре һәм социаль координаторлары илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга медицина һәм социаль реабилитация белән генә түгел, ә яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда да ярдәм итәләр, юридик ярдәм күрсәтәләр, торакларын инвалидлар ихтыяҗларына яраклаштыралар һәм озак вакыт өйдә тәрбияләүне тәэмин итәләр. Фондның филиаллары Русиянең барлык төбәкләрендә дә эшли.