Махсус хәрби операция
2 октябрь 2025, 17:20

СВОда яралангач, ата кеше кызын исенә төшергән

Намусы уянды микән?

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Чиләбедә яшәүче ир-ат СВОда яраланганнан соң кызы турында исенә төшергән һәм алиментлар буенча бурычын түләргә уйлаган. Ул кызыныңисәбенә бер миллион сум акча күчергән.

Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәсрәт-ата беркайда да эшләмәгән, милке булмаган, ата бурычларын инкарь иткән. Әнисе дә кызы алдында тәрбияләү һәм үстерү буенча бурычларын үтәмәгән, бала картәтисе белән яшәгән.

Суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-атка каршы җинаять эше кузгатырга теләгәннәр, әмма ул СВО зонасына китү карарын кабул иткән. Бу вакытка инде аның кызы балигълык яшенә җиткән, ә алиментлар буенча бурычы 1,5 миллион сумга җиткән.

СВОда хезмәт иткән вакытта  бурычлы атаның исәбеннән кызы файдасына 533 мең сум акча күчерелгән. Ә 2025 елның августында фронттан яраланып кайткач, ир-ат кызы алдында тулысынча акланырга уйлаган һәм 953 мең сум күләмдәге бурычын аңа күчергән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас