Махсус хәрби операция
2 октябрь 2025, 17:27

СВОда үлгән иреннән бала табарга рөхсәт иткәннәр

Тол хатын моңа ниһаять ирешкән. 

Екатеринбургта яшәүче хатынга балага узар өчен махсус хәрби операция сугышчысы спермасын кулланырга рөхсәт иткәннәр.

Сүз сугышчының рәсми булмаган никахтагы хатыны турында бара, Ura.ru бсмасы аны тол хатын дип атаган. Иренең үлеменнән соң ул солдатның туңдырылган биоматериалын кулланып янә бала табарга уйлаган. Киләчәктә мирас бүлешү турында сүз бару ихтималын күзаллап, ягъни солдатның 15 яшьлек кызының язмышына да кагылачагын исәпкә алып, бу эш судта каралган.

Суд тол хатынның  дәгъва таләпләрен канәгатьләндергән. Карар законлы көченә кергәннән соң аңа экстракорпораль аталандыру процедурасын үткәрергә рөхсәт ителәчәк.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас