Махсус хәрби операция
30 сентябрь 2025, 14:58

СВО ветераннары һөнәри бәйрәмнәренә әзерләнә

“Ватанны саклаучылар” фонды филиалы Башкортстанда 2023 елның 1 июненнән эшли башлады. Хәзерге вакытка фонд филиалында социаль координаторлары белән бергә 42 меңнән артык тәрбияләнүче бар.

Фондның социаль координаторлары ветераннарга һәм СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына, һәлак булган сугышчыларның аналарына һәм тол хатыннарына кирәкле документлар тутырырга, гамәлдәге ярдәм чараларын алырга, сәламәтлекләрен яхшыртырга, яңадан укыту узарга һәм тыныч тормышка кайтырга булышалар.

Тәрбияләнүчеләрнең 50 гә якыны – иң тыныч һөнәр ияләре, укытучылар-педагоглар, остазлар, тренерлар. Бүгенге сүзебез – шуларның берсе турында.

Учалы районыннан Рушан Гомәров – физкультура укытучысы. Контракт төзү турында карар кабул иткәнче, бу хакта елдан артык уйлап йөргән. Северск юнәлешендә сугышкан. Җиңү белән кайту өмете аңа ярдәм иткән, балаларның мәктәп баскетбол командасының фотосурәтләрен телефонда саклап, хатирәләргә бирелеп йөргән. Укучыларга тренировка процессын аңлатып язган, мәктәптәге хезмәттәшләренә 1 сентябрьгә һәм Укытучылар көненә котлаулар җибәргән.

Дроннар һөҗүме  вакытында Рушан Гомәров каты яралана. Яңадан йөрергә өйрәнә. Янәшәдә булган хатыны һәрнәрсәдә аңа ярдәм иткән.

2025 елның гыйнварында яраланып,  ялга кайта. Ветеранны туган мәктәбенә очрашуларга, кадетларга багышлауга һәм Батырлык дәресләренә чакыралар. 2025 елның сентябрендә Кораллы көчләрдән азат ителгәч һәм операция кичергәч, элеккеге эшенә – мәктәпкә физкультура укытучысы булып – кайта. 

Чыганак: "Ватанны саклаучылар" фонды. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас