

Белгород филармониясе музыкантлары концертны ут сүнгәч тә дәвам иткән, бу хакта Украина Югары Радасының Русия яклы элекке дептутаты Олег Царёв үзенең Телеграм-каналында язган.
“Белгород филармониясе. Дошман шәһәрне бомбага тотканда анда якшәмбе концерты бара иде. Кинәт ут сүнгәч, музыкантлар югалып калмады, һәм үз концертын дәвам итте – аларга ноталарга самртфоннар фонарьлары белән яктыртып тордылар”, – дигән ул.
Царёв бу хәлне Бөек Ватан сугышы елларындагы Ленинград блокадасы белән чагыштырган, анда музыкантлар бомбежкалар, салкын биналар һәм ут булмауга карамастан уйнауларын дәвам иткән.
Украина Кораллы көчләре Белгородның энергетика инфраструктурасына кичә, 28 сентябрьдә, һөҗүм итте. Төбәк губернаторы Вячеслав Гладков һөҗүмнән соң электр белән тәэмин итүдә җитди өзеклекләр турында хәбәр итте. “Электр энергиясен бирү белән бәйле шактый зур өзеклекләр бар", – дип язган ул.
Чыганак: lenta.ru