

Ишембай районында СВО ветераны Алик Ямалов Колгона авыл биләмәсе башлыгы вазифасына сайланган. Бу хакта район башлыгы Азат Ишемгулов үзенең социаль челтәрләрендә язып чыккан.
“Алик Хөрмәт улы – ныклы тормыш позициясенә ия кеше һәм үз иленең чын патриоты. Алгы сызыкта батырлык һәм кыюлык күрсәтеп Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаган. Бу сыйфатлар, һичшиксез, аңа Колгона авыл советы үсеше хакына тыныч, әмма мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк. Яңа авыл советы башлыгы алдында җаваплы бурыч тора – аңа ышанып тапшрылган территория белән нәтиҗәле идарә итү, халыкны борчыган көнүзәк сорауларны хәл итү, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булу, авылны үстерүне дәвам итү”, – дип язган Ишемгулов.
Чыганак: bashinform.ru