

Авылымда (Уфа районының Шамонино авылы) кибеткә барышлый еш кына берничә йорт аша яшәгән күршеләремнең ихата-курасына күз салып үтәм. Ниндидер моңсулык тоям, күңел әрнеп куйгандай төсле. Гаилә башлыгы Фәнил Ишбаев махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк илебезне яклый. Хәер, ул СВО башланганчы ук, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, республикадан читтә хезмәт итә иде.
Менә инде 3 елдан артык илебез сагында торган Фәнилнең хатыны Рәйлә ике улы һәм кызы белән ничек көн күрә – бүгенге язмам шул хакта.
“Ирем контракт буенча хезмәткә 2013 елда кул куйды, аның бу төптән уйланылган карарына мин каршы килмәдем. Ул вакытта аның белән хәрби шәһәрчеккә бару мөмкинлегем булмады, минем белгечлегем буенча эш юк иде, балалар бәләкәй, яңарак кына укуымны тәмамлаган чак иде. Шуңа Шамонинода яшәп калдым. Иремнең контракт буенча хезмәте әле шактый еллар дәвам итәчәген уйлап, 2020 елда мин балаларым белән Белгородка күченәм дигән карарга килдек, анда мине белгеч буларак эшкә чакырганнар иде...
СВО башлангач та без бу хәлләр тиз тәмамланыр дип өметләндек. Менә 9 майга бетәр дип көттек. Августта... Сентябрьдә инде тәгаен бетәчәк дип көттек... Бер-береңнән читтә тору ул кадәр куркыныч түгел, без бит инде 2013 елдан бирле шулай яшибез. Ә менә якын кешеңнән хәбәр булмау үзәкләрне өзә. Фәнил 24 февральдә шалтыратты, хушлашты... Һәм хәбәре булмый торды. Ул вакытта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ул хезмәт иткән полк каты бәрелештә катнашкан. Аллаһка мең шөкер, Фәнил аннан исән чыкты. Алар дислокацияләрен бер өлкәдән икенче өлкәгә алмаштырды да, мин аны алып кайттым: 1 төн булса да гаилә белән үткәрсен, өйдә юынып, йортта пешкән ризык ашап китсен дидем, киемнәрен юып әзерләдем. Арытаба алар мартта алгы сызыкка кереп китте, тагын элемтә юк... Фәнил аннан да исән-сау чыкты, Аллаһка шөкер. Апрельдә янә передислокация, мин янә аны 1 кичкә балалар белән күрешсен дип өйгә алып кайттым. Аннары аларны тагын икенче урынга күчерделәр. Сагыну хисләренә түзә алмыйча Фәнилне күрергә дип анда да барган чаклар булды. Әлбәттә инде егетләргә күчтәнәчләр дә алып бардым”.
– Әле дә алгы сызыкка еш барасыңмы?
– Юк, кызганычка каршы, хәзер алай еш бара алмыйм. Икенче шәһәрдә эшлим, иңнәремдәге җаваплылык зур. Гаилә тормышыбызның күп өлеше бере-беребездән читтә уза, шуңа авыр. Әмма без көчлебез. Иң авыры, әйткәнемчә, элемтә һәм якыныңнан хәбәр булмау. Фәнил белән көн саен бәйләнештәбез, ул – водитель. Иртә белән: “Матурым, мин киттем”, – дип яза. Аннары: “Кайттым, бар да әйбәт”, – дигәнен түземсезлек белән көтәм. Әлбәттә, барыбыз да СВОның тизрәк тәмамлануын көтәбез – мин дә, балаларыбыз да. Каенанам, кызганычка каршы, улын көтеп ала алмады, гүр иясе булды. Каенатам көтә. 2023 елның декабрендә каенанам үлгәч, Фәнил мине Белгородтагы эшемне калдырып, аннан мөмкин кадәр ераграк китәргә үгетләде. Уфада хезмәт хаклары түбән дип, Тольяттидагы фармпредприятиегә урнаштым, анда инде ике ел чамасы эшлим. Ә балаларны моңа кадәр үк, Белгородка беспилотниклар һөҗүме башлангач та, Башкортстанга кайтардым.
– Күп сугышчылар 6 ай саен кыска вакытлы ялга кайта. Фәнил дә шулайдыр?
–Юк, аңа елына нибары 14 көн отпуск бирелә, ешрак берничек тә килеп чыкмый.
– Рәйлә, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына 50дән артык төрле ярдәм чаралары каралган. Сезнең гаилә алардан файдаланамы?
– Әйе, ярдәм чаралары һәм ташламалар күп. Аларны кулланабыз. Улым Илһам өченче ел бушлай лагерьга барып кайтты. Әлеге вакытта ике улларым – Илһам һәм Шамил – студентлар, махсус хәрби операция катнашучысы балалары буларак, республика колледжларында (Шамил – автотранспорт колледжында, Илһам – архитектура һәм төзелеш колледжында) бушлай белем алалар. Уфа буйлап җәмәгать транспортында йөрү бушлай аларга. Бик уңайлы бу. Шулай ук колледжларда туклануга компенсация балаларның банк карталарына акчалата күчә.
Шамонинода Уфа районы хакимияте капка төбен кардан чистартып киткән иде, 8 мартка лаләләр гөлләмәсе бүләк иттеләр. Ни дисәң дә игътибар күрсәтүләре, онытмаулары күңелдә җылылык хисләре тудыра.
– Ярдәм чаралары исемлегендә нинди ташламалардан файдаланмыйсың?
– Чүп-чарны бушлай түгүдән. Чөнки төбәк операторына белешмә илтеп бирмәдем. Ике шәһәр арасында йөреп, документлар юлларга вакыт юк. Транспорт салымына 100% ташлама була дигәннәр иде. Тик миңа нишләптер салым түләү турындагы квитанция килде. Кредит каникуллары бар. Бу ярдәм чарасын да кулланмыйм. Чөнки ул бит каникул гына, бурычларны нибары бераз кичектерү генә. Кредитларымны тулысынча үзем түлим. Аннары бу, минемчә, начар юрама кебек. Исән иреңнең үлемен теләгән кебек. Чөнки СВО катнашучысы үлгән очракта гына бурычлар гамәлдән чыгарыла. Миңа иремнең үлеме кирәкми, Аллаһка шөкер, эшлим, шуңа кредитларны үзем түлим.
– Исемлектә бушлай психологик ярдәм күрсәтү дигән пункт бар.
– Психологик ярдәмгә мохтаҗ түгелмен. Үзем ирләре, якыннары, уллары СВОда булганнарның хатыннары, туганнары, әниләренә җылы сүз белән дә, башкача да дигәндәй кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Безнең дивизия чатының администраторы мин. Егетләргә, штабка ярдәм итәргә тырышабыз. Зарланырга яратмыйм, бүгенге көндә миңа караганда авыррак яшәгән һәм ачы күңел газаплары кичергәннәр бар.
– Әңгәмәң өчен рәхмәт, Рәйлә. Сезнең гаиләгә бар теләк шул – дөньялар тынычланып, СВО тулысынча тәмамланып, барыгыз бергә чөкердәшеп яшәргә язсын.

