Махсус хәрби операция
23 сентябрь 2025, 05:49

Аларны СВОга җибәрмәячәкләр

Шулай да улларын армиягә озаткан ата-аналар - борчуда...

БРның хәрби комиссариатыннан.БРның хәрби комиссариатыннан.
Фото:БРның хәрби комиссариатыннан.

Көзге чакырылыш 1 октябрьдән башланачак һәм 2025 елның 31 декабрендә тәмамланачак, дип хәбәр итте РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары вице-адмирал Владимир Цимлянский.

Ул билгеләп үткәнчә, көзге чакырылыш кампаниясе вакытында егетләр СВО уздыру зонасына юлланмаячак.

Владимир Цимлянский сүзләренчә, барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби хезмәтне узу өчен бары тик РФ территориясендәге хәрби частьларның даими дислокация пунктларына  җибәреләчәк.

"Шунысын билгеләп үтәсем килә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрбиләр СВО бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк. Аларның кимендә өчтән бере укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьларга эләгәчәк, анда заманча хәрби техниканы үзләштерәчәкләр һәм хәрби-учет белгечлеге алачаклар, шуның нигезендә укуны тәмамлагач гаскәрләргә җибәреләчәкләр”, — диде Владимир Цимлянский.

Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы 12 ай тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү 15 октябрьдән башланачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар бу юлы электрон повесткалар алачак. Әмма кәгазь повесткалар да гамәлдә булачак, алар элеккечә юридик көчкә ия. Электрон повестка җибәрү хәбәрләре гражданинның  “Госуслуги”дагы шәхси кабинетына  киләчәк.

Көзге чакырылыш кампаниясе “Хәрби исәпкә алуның бердәм реестры” дәүләт мәгълүмат системасын кулланып үткәреләчәк. Чынында бу хәрби комиссариатларга хәрби учет мәгълүматларын актуаль хәлдә тотарга мөмкинлек бирә торган РФ гражданнарының хәрби исәпкә алынырга тиешле мәгълүматлар базасы, дип аңлатты Цимлянский. Әлеге система хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә егетләрнең шәхси килүеннән башка армиядә хезмәт итүне кичектерергә мөмкинлек бирәчәк.

20 календарь көн узгач, җитди сәбәпсез килмәгән очракта,  гражданинга “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль закон нигезендә,  килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланылачак. 

Чыыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас