Махсус хәрби операция
22 Сентября 2025, 11:04

Русия солдаты украин сугышчысы булып кыланган

Ни өчен?

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Русия штурмчысы ВСУ солдатлары төркемен юк итәр өчен украин хәрбие булып кыланган. Бу хакта “Центр” гаскәрләре группировкасының 35нче аерым мотоукчылар бригадасының штурм батальоны командиры урынбасары хәбәр итте.

Дошманның төркеме Красноармейск янында Муравка авылына якынлашкан  урында юк ителгән. Төркемдә өч кеше булган.

“Безнең сугышчы алар артыннан ияргән, украин солдатлары аларның төркемендә дүртенче кеше пәйда булуын аңламый калган. Солдатыбыз алар белән берникадәр баргач кына ВСУ хәрбиләре артык кешене абайлаган. Безнең сугышчы аларның барысын да юк иткән”, – дип сөйләгән  хәрби ул очрак турында. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас