Махсус хәрби операция
19 сентябрь 2025, 06:34

"Мондый могҗизалар истә юк..."

Йөрәге туктаган СВО сугышчысының 52 минуттан соң йөрәге тибә башлаган. 

Боты теткәләнеп реанимациягә эләккән СВО сугышчысы йөрәге туктап 52 минут үткәннән соң хирургия өстәлендә терелгән. Сугышчыны коткару тарихын хәрби табиб Александр Бабиев сөйләгән.

Табиб сүзләренчә,  яраланган майорны дәваханәгә таң белән алып килгәннәр. Килеп җитүгә 7 минут кала хәрбинең йөрәге туктаган, ул бик күп кан югалткан. Пациентны коткаруда дәваханәдә эшләгән  барлык хирурглар да катнашкан: алар  биш минут саен бер-берсен алмаштырып, майорның йөрәгенә массаж ясаган.

“10 минут, 20 минут, 30 минут үтте – нәтиҗә юк. Әмма без бирешмәдек. Ул яшь,  реанимация чараларын туктату куркыныч иде. Без аның “терелү” моментын эләктереп, аны үлемнән йолып алырга теләдек”, – дип сөйли ул чактагы мизгелләр турында хәрби табиб Александр Бабиев.

Нәтиҗәдә медиклар сугышчыга  дәваханәдә аның төркеменә туры килгән бар булган канны күчергән, һәм 52нче минутта майорның йөрәге тибә башлаган. Арытаба хәрбинең хәлен тотрыкландырганнар һәм “нык авыр хәлле”дән “авыр”га күчергәннәр.

“Без аның турыда берәр хәбәр көттек. Гадәттә мондый хәлләр сирәк була инде, әмма безгә майорыбызның исән калуы гына түгел, бернинди неврлогик дефицитларсыз аңы да кайтуы турында хәбәр ииттеләр. Безнең өчен бу зур шатлык, әлбәттә. Тырышуларыбыз юкка булмаганлыгын аңлыйбыз. <...> 27 елдан артык эшләсәм дә, мондый могҗизалар истә юк”, – дигән Бабиев яраланган майор турында.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас