Махсус хәрби операция
17 сентябрь 2025, 20:40

Яраланган солдат биш көннән соң окопта һушына килгән

Исән-сау кайтыгыз, егетләр!

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Яраланган СВО сугышчысы биш көн окопта һушсыз яткан  һәм исән калган. Иптәшләре янына ул мина кыры буйлап кайткан.

Кырымда туып-үскән Станислав СВОга 2023 елда киткән, аңа кадәр ул түбә ябучы булып эшләгән.  Яңа ел алдыннан хәрби бурычын үтәгәндә аны украин саперы яралаган.  Напарнигы аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм эвакуацияләр өчен хезмәттәшләре артыннан киткән. Станислав аңын җуйган һәм биш көннән соң гына шул ук окопта һушына килгән. Ул  тирә-якны капшап окоптан чыккан һәм миналар куелган кырдан безнекеләр янына барып җитә алган.

Дошман снайперы солдатның сәламәтлегендә шактый эз калдырган. Станиславның сул күзе сукырайган. Ул Кырымга кайткан, гаиләсе белән яши, шунда ук реабилитация үтә. РФ Кораллы көчләреннән чыгарылганнан соң Станислав үзен башка өлкәдә  тапкан. Ул кешеләргә массаж ясый башлаган һәм үзенең массаж кабинеты турында хыяллана.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас