Махсус хәрби операция
18 сентябрь 2025, 18:02

“Улың белән бергә хезмәт иттем...”

СВО катнашучысы гаиләсен алдаган мошенникны кулга алганнар.

БР прокуратурасы видеосыннан стоп-кадр.БР прокуратурасы видеосыннан стоп-кадр.
Фото:БР прокуратурасы видеосыннан стоп-кадр.

Мәләвездә яшәүче өлкән яшьтәге ир-атка ул үзен  аның СВОда хәбәрсез югалган улының хезмәттәше дип таныштырган.  

Прокуратурада хәбәр итүләренчә, аферист, югалган сугышчыны табам дип ышандырып, гаиләдән 100 мең сумнан артык акча алган һәм качкан.

Аферистны бер айдан соң Күмертауда тоткарлаганнар. Ул мошенниклыкта гаепләнә. Җинаять эшен тикшерү барышы – прокуратура контролендә.   

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас