

МХО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары бизнес нигезләренә бушлай өйрәнә алачак.
Бизнес-академиянең “СВОи новые возможности» укыту программасында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Инициатива бизнес эшчәнлеге өлкәсендә үз эшләрен ачу һәм алып бару, белем алу белән кызыксынган МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Проект
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект авторы, Башкортстан Республикасының Кече эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау Фонды генераль директоры Элиана Сәитова билгеләп үткәнчә, «СВО и новые возможности» Бизнес - академия программасының үзенчәлеге аның системалы булуында һәм этаплап гамәлгә ашырылуында.
- Проект өч төп бурычны хәл итә: беренчесе – сыйфатлы бизнес-белем бирү. Укыту программасы Башкортстан үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен, дәүләт ярдәме чараларын һәм МХО ветераннарының, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган. Икенче бурыч-МХО катнашучыларыннан масштаблы сораштыру үткәрү. Өченче бурыч – эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче МХО ветераннарын берләштерү, - дип ул.
Бизнес-академиядә катнашуга гаризалар кабул итү 2025 елның 17 сентябреннән 05 октябренә кадәр ачык.
МХО катнашучыларыннан сораштыру, программа һәм программага теркәлү сылтама буенча мөмкин. Тулырак мәгълүматны Башкортстан Республикасының Кече эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау фондында һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан Республикасындагы филиалында алырга мөмкин. Элемтә өчен: Сайгина Татьяна Витальевна, Башкортостан Республикасы Кече эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау фонды башкарма директоры, телефон: +7(347) 216-41-47.