

Хәрби турында Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова язган.
Чиновник сөйләвенчә, “Амур” һәрчак хәрби булырга хыялланган һәм моны максат итеп куйган. Мәктәп елларында Благовещнскиның кадет классында укыган, аннары - Ишембайдагы кадет классында. Армия генералы В.Ф. Маргелов исемендәге Суворов орденлы ике тапкыр Кызыл Байраклы Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесын тәмамлаган.
“Амур” һәм аның туганнары Запорожье юнәлешендә артиллерия полкы составында хәрби бурычларын үти. “Амур”ның казанышлары “Хәрби батырлык өчен”, генерал Шайморатов, Жуков медальләре белән билегеләнгән.
Күптән түгел “Амур” кыска вакытлы ялга кайткан. Ул Анна Карабанова белән гуманитар ярдәм мәсьәләләре турында әңгәмәләшкән. Аерып әйткәндә, хәрбиләргә блиндажлар төзер өчен төәелеш материаллары кирәк, ди.
“Амур картәнисенең “Берегини” волонтёрлар хезмәтендә актив катнашуы турында сөйләде, ул маскировка челтәрләре үрә. Шулай итеп, биредә гаиләдә барысы да СВОга җәлеп ителгән дисәң була. Өйдә “Амур”н әнисе, хатыны һәм ике баласы көтә. Алар һәм аларның киләчәге өчен “Амур” кебекләр гомерләрен аямыйча геройларча дошман белән көрәшә дә инде”, – дип язган Анна Карабанова үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыганак: bashinform.ru