Махсус хәрби операция
16 сентябрь 2025, 17:30

Русия сугышчысы СВОда иптәшләрен саткан

 Киевка безнең хәрбиләр позицияләре хакында хәбәр иткән Лев Ступников кем ул?

Җиде ай дәвамында ВСУ ракеталарын үзенекеләргә юнәлткән Русия хәрбие Лев Ступников Казахстанның  Караганда  шәһәрендә туган.

Аның биографиясен RT язып чыккан.

2000 еллар башында сугышчының әти-әнисе Омскига күченгән һәм Русия гражданлыгы алган. Ступников шунда мәктәпне тәмамлаган, аннары Санкт-Петербург шәһәрендә  Буденный исемендәге Хәрби академиядә укыган. Вузда укыган дәвердә ул пауэрлифтинг белән мавыккан һәм бу спорт төре буенча төрле ярышларда катнашкан.

Махус хәрби операциядә хезмәтен ул мотоукчылар дивизияләренең берсендә башлаган.

СВОда 7 ай дәвамында хезмәттәшләренә ВСУ ракеталарын юнәлткән дип шикләнелгән РФ Кораллы көчләре сугышчысы Лев Ступников турында 11 сентябрьдә билгеле булды. “Ахмат” спецназының Аид төркеме сугышчылары мәгълүматы буенча, Ступников Киевка Русия подразделениеләренең  урнашу нокталары хакында  хәбәр иткән. Нәтиҗәдә бу подразделениеләр HIMARS залп утының реактив системалары һөҗүменә дучар булган.

Әйткәндәй, Ступниковка сатлыкҗанлык өчен пуля алачагын фаразлаганнар һәм  2023 елда Украинага  Ми-8 вертолетын урлап очкан Максим Кузьминов язмышы турында искә төшергәннәр. Күпмедер вакыттан соң ВСУ ягына күчкән Кузьминовның үле гәүдәсен Испаниядә табулары турында язып чыктылар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас