Махсус хәрби операция
12 сентябрь 2025, 10:02

Ватанны кулыңа автомат тотып кына түгел, тылда да сакларга мөмкин

Башкортстаннан бертуганнар МХОга җиденче автомобиль җибәргәннәр

Ватанны кулыңа автомат тотып кына түгел, тылда да сакларга мөмкинВатанны кулыңа автомат тотып кына түгел, тылда да сакларга мөмкин
Ватанны кулыңа автомат тотып кына түгел, тылда да сакларга мөмкин

Башкортстанда абыйлы-энеле Равил һәм Раил Шәңгәрәевләр МХО зонасына УАЗ Hunter автомобилен җибәргәннәр. Бу хакта Гомумрусия халык фронтының республикадагы төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу Шәңгәреевләр махсус операциядә катнашучыларга тапшырган җиденче транспорт.

Элегрәк Равил белән Раил алгы сызыкка мотоцикллар, квадрокоптер һәм башка милек җибәргәннәр иде. Гуманитар ярдәмне абыйлы-энеле хәрбиләргә үзләре дә илтә. Равил үзе дә МХО катнашкан, хәзер яраланганнан соң дәвалана. Гомумрусия халык фронты волонтеры фронтта техниканың кирәклеге турында ишетеп кенә белми.

 “Ватанны кулыңа автомат тотып кына түгел, тылда да сакларга мөмкин”, – ди Равил Шәңгәрәев. "Машина яхшы хәлдә. Тулысынча ремонтладык, майны, резинаны, чыгымнарны, рулевойны, резинаны алыштырдык",– дип өстәде Раил.

 «Шәңгәрәевлар һәм аларның дуслары — чын патриотлар командасы, анда һәркем Җиңүне якынайту өчен тырыша», — дип билгеләделәр БР буенча Гомумрусия Халык фронтында. УАЗ МХО зонасына Уфадан озатылып,  Запорожьеда хәрби бурычларны үтәячәк.

чыганак: Башинформ 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас