

Русияле хатын-кызлар махсус хәрби операциядә һәлак булган ирләренең биологик материалларыннан экстакорпораль аталандыру процедурасын ясатуның кыенлыклары турында хәбәр итә. Бу хакта “RT на русском” язган.
Уфада яшәүче Альбина ире белән 2021 елда ук ЭКО ясатырга уйлаган. Алар клиникага мөрәҗәгать иткән, әмма процедура уңышлы булмаган. Хатынның ире СВОга киткән, ә клиникада тагын бер туңдырылган эмбрион калган.
Ире үлеменнән соң Альбина янә ЭКО ясатмакчы булган, әмма клиникада аңа процедура ясатудан баш тартканнар, хәзер мәсьәләне бары тик суд рөхсәтеннән соң гына хәл итеп булачак, дигәннәр. Альбина судны быел гына җиңгән.
Тагын бер очрак. Сургутта яшәүче Мария дә СВОда һәлак булган иреннән ЭКО ясату хокукы өчен судлаша. Ир белән хатын моңа кадәр дә бәби алып кайтырга теләгән һәм ЭКО ясатып караган, әмма процедуралар уңышсыз булган.
Быел июньдә Мария иренең үлеме турында белгән. Бу хәлдән соң ул янә бер тапкыр ЭКО ясатырга теләгән, әмма клиникада аңа шулай ук ире үлеменнән соң моны бары тик суд карарыннан соң гына эшләп булачак, дип аңлатканнар. Процесс әле тәмамланмаган.
Чыганак: lenta.ru