

Башкалабыз Уфада 11 яшьлек кыз интернетта шигырьләр укып, МХО хәрбиләренә ярдәмгә 100 мең сум акча җыйган
ПолинаДудко Уфаның «Ядкарь»мәдәният йортында тәрбияләнә. Ул истәлекле урыннарга, госпитальләргә йөри, МХО яугирләренә ярдәм итү акцияләрендә катнаша.
Аның яраткан эше – камерага төрле авторларның шигырьләрен уку. Полина тарафыннан инде меңнән артык видеоязма булдырылган, берничә автор белән хезмәттәшлек җайга салынган. Алар, Полинаның хезмәтен билгеләп, үз ярдәмнәрен җибәрәләр. Тулаем иганә суммасы инде 100 мең сумнан артып киткән — алар МХО зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә юнәлдерелә.
чыганак: Башкирия online