

Үзен “Бай” дип таныштырган бу яугир агай белән без үзебезчә, башкортча ихлас итеп әңгәмә кордык. Бөрҗән районыннан икән. 60 яшьлек Закир агай былтыр, 2024 елның мартында, контракт төзеп, МХОга юлланган. Тыныч холыклы, олпат ир-узаманга яшь яугирләрнең хөрмәт белән каравы шунда ук күзгә ташланды.
“Кешегә үзең әйбәт булсаң, сиңа да шундый мөнәсәбәттә булалар”, – дип җаваплады “Бай”, бу хакта сорашкач. Аның нинди максат белән МХОга юллануы, хәрби тормышка кадәр кайда, кем булып эшләве турында да кызыксындык.
–Озак еллар колхазда водитель булып эшләдем. Хуҗалык таркалгач, “Башкортостан” тыюлыгына эшкә төштем. Ә монда юллануыма килгәндә инде, уйланып йөрдем дә, егетләргә ярдәм кирәк, водительләр җитешми дигәч, шундый карарга килдем, – дип җаваплады ул.
Закир агайның улы Замир да хәрби кеше икән. Ул армиядән соң контракт төзеп, хезмәтен дәвам итәргә карар иткән. Башта Сахалин якларында хәрби бурычын үтәгән егет 2022 елдан махсус хәрби операциядә, мотоукчылар полкында хезмәт итә.
–Улым башта минем теләкне хупламады, “әти, йөрмә”, диде, әмма ныклы карар кабул иткән идем инде, “ир сүзе бер бул” дидем. Шөкер, улым белән аралашаып торабыз. Хатыным, балаларым, туган-тумача белән дә элемтәдәмен. Төп бурычым – ягулык ташу. Әле менә егетләргә ярдәм кирәк булгач, яңа ашханә төөзелешенә җәлеп иттеләр. Водитель булгач, иң бәкәлгә сукканы – техниканың тиз ватылуы. Запас частьлар, аеруча тәгәрмәчләр тиз сафтан чыга, – ди яугир.
Гуманитар ярдәм турында сорашкач, республика җитәкчелегенең үз яугирләре, аеруча “Башкортостан” полкы турында хәстәрлеге алар өчен бик мөһим булуын билгеләде. Әйткәндәй, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров нәкъ шул чорда махсус хәрби операция зонасында командировкада булып, республика яугирләре блән очрашып кайтты. Гомумән, МХОга командировка барышында безнең егетләрнең кайсысы белән аралашсаң да, иң элек Башкортстан халкына, республика җитәкчелегенә, үзләренең якташларына зур рәхмәтен белдерә. “Бай” да бу хакта ихлас итеп сөйләде.
–Монда килгәч, “Урал” машинасы бирделәр. Ару гына зыян күргән иде, шуны юнәтеп алдым. Якташларга зур рәхмәт, нинди запас часть кирәк, барысын да җибәрделәр. Иң зур рәхмәтем – Бөрҗән районының ветераннар оешмасы рәисе Олег Марс улы Галиевка. Ул үзе дә хәрби бәрелешләрдә катнашкан кеше. Аның белән турыдан-туры элемтәдәбез. “Нәрсә кирәк, уңайсызланмагыз, сорагыз”, – дип кенә тора, шәхсән үзе дә килеп кайта. Әле дә ярдәмнән өзмиләр – даими рәвештә гуманитар йөк, хәтта тактага кадәр алып киләләр. Район хакимияте башлыгы Рамил Миңнеәхмәт улы Абдуллин да килеп кайтты. Красный Лучта аныңбеләндә күрештек, – дип Бөрҗән халкына рәхмәтен җиткерүне сорады ул.
Закир агай Морадым авылында, Агыйдел елгасы буенда яңа йорт төзегән. Тормыш иптәше белән дүрт кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген балаларының барысы да үзаллы тормышта матур итеп яши. Хатыны халкы ялда, гаилә учагын саклый.
МХО-ның кешегә тәэсире, киләчәккә уй-ниятләре турында сорашкач, “Мнда якыннарыңның, туганнарыңның кадерен ныграк аңлыйсың”, – дип әйтеп куйды уйчан гына итеп. Яулар тәмамланып, исән-имин кайтып, яңа корган дөньясында тыныч, бәхетле тормыш турында да хыял итә Бөрҗән узаманы. Бал корты белән шөгыльләнергә дә уе бар.
Изге уй-ниятләрең тормышка ашсын, үзеңә дә, улыңа да исән-сау әйләнеп кайтып, тыныч тормышта бәхетле яшәргә язсын, дигән изге теләктә саубуллашыйк “Бай” белән.
Автор: В. УРАЗБАЕВ.
Чыганак: bashgazet.ru