Махсус хәрби операция
9 сентябрь 2025, 09:12

Бу эштә артык куллар юк

Ил язмышына битараф булмаган халык махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ничек булса да ярдәм итәргә тырыша.

Бу эштә артык куллар юкБу эштә артык куллар юк
Бу эштә артык куллар юк

Мәсәлән, Чакмагыш районында урнашкан М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабында  маскировка челтәрләрен үрү буенча эшчәнлекнең туктап торганы юк.

Челтәрләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк составында җибәрелеп тора.

«Гуманитар йөк ташучы кыю егетләргә рәхмәт! Үзебез үргән маскировка челтәрләренең яугир якташларыбызга барып җитүен күрү – безнең өчен зур шатлык. Без җиңүне якынайтуга өлеш кертә алуыбыз белән бәхетле. Хәрби якташларыбыз тизрәк исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын”, – ди хезмәт ветераннары Альфира Миңлевәлиева, Любов Ивановна, Лида Богданова.

Автор:Радиф Фаткуллин
Читайте нас