Махсус хәрби операция
9 сентябрь 2025, 07:03

“Җаным тәнемнән аерылды...”

Окопка мина төшеп шартлаган...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

СВО катнашучысы клиник үлем кичергән һәм аның йөрәге тибүдән туктаган вакытта ниләр күрүен сөйләгән. Сугышчының сүзләрен “АДИ19” челтәрле басмасы язып чыккан. Дошман һөҗүме вакытында солдат хезмәттәшләре белән бергә ут астында калган. Миналарның берсе сугышчы поскан окопка төшеп шартлаган.

Сугышчы сүзләренчә, мина шартлагач, аны тәне “теткәләнеп беткән”.

“Исемә төшерәм дә, тәннәр чымырдап китә, кинодагы кебек. Җаным тәнемнән аерылганын, аннары кире кайтуын күрдем”, – дип тсвирлый сугышчы шул мизгелдәге  халәтен. Соңрак  табиблар һушына килгән солдатка клиник үлем кичерүен сөйләгәннәр.

Арытаба солдатка 5 ай чамасы  төрле госпитальләрдә тернәкләнергә туры килгән.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас