

Иркутск өлкәсендә хәрби хезмәткә яраксыз Виктор Артемьев махсус операция зонасына җибәрүгә ирешкән һәм медик булган.
RT басмасы язуынча, ир-ат 2022 елда ук Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән, әмма аңа сәламәтлек халәте буенча моны рөхсәт итмәгәннәр.
“Мобилизация башлану белән минем барлык сыйныфташларымны алып киттеләр. Мин дә барырга бик теләдем, әмма аягыңда металл бар дип, җибәрмәделәр”, – дип сөйли бу хакта ир-ат.
Шулай итеп, Виктор Артемьев “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе белән контракт төзеп кенә СВОга китүгә ирешә алган. “Вагнер”да хезмәт иткәч, Артемьев “Пятнашка” ирекле бригадага кушылган, анда ул медик булып эшли. Виктор 50дән артык сугышчы гомерен коткарган.
“Яу кырында иң мөһиме паникага бирелмәскә, автомат рәвештә эшләргә өйрәнергә һәм моны эш буларак кабул итәргә”, – дигән ул.
Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Чыганак: lenta.ru