Махсус хәрби операция
4 сентябрь 2025, 04:38

СВОда һәлак булган сугышчыларны нейрочелтәрләрдә терелтәләр

Моңа ничек карыйсыз, дуслар? 

Р.Таюпов.Р.Таюпов.
Фото:Р.Таюпов.

Социаль челтәрләрдә махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатлар белән хушлашуның яңа форматы популярлаша башлады. “Осторожно, новости!” хәбәр итүенчә, мәрхүмнәрнең туганнары ясалма интеллект ярдәмендә видеороликлар ясауга заказ бирә, анда алар якыннары белән символик рәвештә хушлаша. Бу видеоларда һәлак булганнар туганнарын кочарга, баскыч буйлап күкләргә ашарга яисә кошларга әверелергә мөмкин.

Интернетта таралган бу цифрлы ритуал югалтуны кичерүнең заманча ысулы булып тора, әмма шул ук вакытта җитди этик һәм психологик бәхәсләр тудыра.

Ясалма интеллект ярдәмендә хушлашу хезмәтләре тәкъдим иткән төркемнәргә меңәрләгән катнашучылар язылган. Ролик бәясе катлаулыкка бәйле: ике кадрны гади генә “тере итү” 1500 сумнан башлана, баскыч буйлап күкләргә ашу 2000 тора, ә солдатның якын кешесен үбеп алуын тасвирлаган видео 3500 сумнан башлана. Өстәмә түләүгә мәрхүм солдатның тавышы белән  

Өстәмә түләүгә роликка мәрхүм  туган кешенең генерацияләнгән тавышын өстәргә була (бу очракта нейрочелтәр сакланып калган аудиоязмалар нигезендә текстны укый).

Иң популяр видеосюжетларда гадәттә ике персонаж: алар хушлашып кочаклаша, шуннан солдат еракка, теге дөньяга күчүне символлаштырган аркага кереп китә. Бу дөньяда калган герой моңсу гына карап кала яисә кул болгый. Мондый видеоязмаларда  заказчы сайлаган музыкаль композицияләр яңгырый.

Мондый видео ясау өчен билгеле бер сыйфатлы фотосурәтләр кирәк: иң яхшысы тулы буйга яки билгә кадәр, куллар ирекле төшерелгән булырга һәм кеше камерага туп-туры карарга тиеш. Бу шартларга туры килгән фотосурәтләр булмаса, фотошопта бәясе 500 сумнан башланган коррекция тәкъдим ителә.

Кыскасы, русча әйткәндә, “любой каприз за ваши деньги”.

Бу роликларга теләп заказ ясаганнар да, заказ ясарга җыенучылар да күп. Хәер, мәрхүмнәрне “терелткән” видеоязмаларга каршы чыгучылар да аз түгел. Ә сезгә бу яңалык ошыймы, дуслар? Һәлак булган якыныгызны “исән” килеш күрергә теләр идегезме?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас