Махсус хәрби операция
3 сентябрь 2025, 16:37

Русияле хатын СВОда һәлак булган офицердан бала табарга тели

Әмма моңа каршы чыгучылар бар. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Екатеринбургта  бер хатын махсус операциядән кайтмаган офицердан  бала табарга уйлаган. Ул бу хокук өчен судлаша.

Ura.ru агентлыгы ул сугышчы аның никахсыз ире булуын сөйләгән. Аларның мөнәсәбәтләре озак вакыт ике шәһәр арасында дәвам иткән. Хатын Сургутта яшәгән, ир-ат – Подмосковьеда. Ир белән хатын кушылгач, медицина сәбәпләре буенча хатын бәбигә уза алмаган, аңа “хатын-кызлар түлсезлеге” диагнозы куйганнар.

2024 елда бу пар белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Шул ук елныңҗәендә алар экстракорпораль аталандыру процедурасын ясатып караган. Арытаба алар Екатеринбургта дәваланырга уйлаган.

Хатын белән рәсми никахта тормаган бу ир-ат, хәрби хезмәте белән булган хәфевләрне искә алып, үзенең биоматериалын  Репродуктив медицинаның клиник институтында (КИРМ) туңдырган.  2025 елда гашыйклар клиника белән криоконсервациягә һәм сперма саклауга килешү төзегәннәр, шулай ук баласызлыкны дәвалау өчен биоматериал куллануга барлык кирәкле мәгълүматлы ризалыкларга кул куйганнар. Документлар өч елга алдан рәсмиләштерелгән.

Ир-ат һәлак булгач, клиника ЭКО процедурасын ата кешенең өстәмә ризалыгыннан башка ясаудан баш тарткан.  Медицина учреждениесе булачак анага ярдәм итәргә әзер, әмма суд уңай карар чыгарган хәлдә генә.  

Ura.ru басмасы ачыклавынча, мондый очракларда  эмбрионны күчереп утыртыр өчен ике партнерның да гамәлдәге  хәбәрдар ризалыгы кирәк, югыйсә процедура юридик күзлектән мөмкин түгел. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас