Махсус хәрби операция
3 сентябрь 2025, 05:38

Русия дроны СВО сугышчысына бик кирәкле нәрсә төшергән

Исән-сау гына булыгыз, егетләр! 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Русия дроны СВО сугышчысына су шешәсе ыргыткан һәм хәрбинең моңа реакциясе видеога эләккән. Видео кадрларын “Волки”  ирекле разведка  штурм бригадасы Телеграмда бастырып чыгарган.

Дрон төшергән видеоязмада яшерен урыннан шешәне тотар өчен чыккан сакаллы  Русия сугышчысы күренә. Солдат бик нык шатлана һәм дрон операторына су җибәргәне өчен рәхмәтләр укый – шешәне күкрәгенә кыса һәм үбә.

“Су – тормыш чыганагы. Аеруча алгы сызыкта, тышта 30 градус эссе булганда. Алышлар барган урында су өчен дәшмичә генә табыналар”, – дип язганнар канал авторлары.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас