

"Восток" группировкасының 5нче гомум гаскәр армиясенең 57нче гвардия мотоукчылар бригадасыннан Док позывнойлы Русия танкисты атна дәвамында Украина Кораллы Көчләре позицияләреннән ике йөз метр ераклыкта әҗәл белән көрәшкән. Бу хакта ул RT белән әңгәмәсендә сөйләгән.
Танкист, аның танкы пилотсыз очкычлар белән бәреп шартлатылганнан соң, командир боерыгы буенча, Украина хәрбиләренең бер блиндажын алган. Ул тирә-яктагы юлларны ВСУ гаскәрләре уратып алганга күрә ике хезмәттәше белән бергә позицияләрен ташлап китә алмаган.
"Дошман безне күреп калды, боеприпаслар төшерә башлады, FPV-дроннар белән һөҗүм итте. "Баба-Яга" дроны да очып килде, шулай ук снарядлар ташлады — соңгы снаряд төшкәч, блиндаж яна башлады”, — дип сөйләгән сугышчы гомере өчен көрәшкән вакытларны искә төшереп.
Блиндаж янганнан соң Док иптәшләре белән бергә икенче блиндажга күчә, әмма анда да аларны бирелергә тәкъдим иткән ВСУ сугышчылары таба. Украина хәрбиләре позицияләрне штурмларга тырышып карыйлар, блиндажга ут ачалар һәм аңа гранаталар ыргыталар. Ахырда ВСУ сугышчылары, беркем дә исән калмагандыр дип уйлап, блиндаждан читкә китә – бу җиде көн үткәч кенә булган.
Шуннан соң танкист иптәшләре белән бергә Русия подразделениеләренә барып җитү ысулларын эзли, ләкин барлык юллар дошманның ут нокталары белән томаланган була. Шуның аркасында Докка һәм аның иптәшләренә Русия Хәрби көчләре килүен көтәргә туры килгән.
Чыганак: lenta.ru

