Махсус хәрби операция
14 август 2025, 08:35

Русия сугышчысы ВСУ солдатларына тимәгән

Ни өчен?

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

“Белый” позывнойлы штурм ротасы сугышчысы Днепропетровск өлкәсенең Январское авылы тирәсендә 5 ВСУ солдаты оештырган засадага эләккәнен сөйләгән.

Штурмчы сүзләренчә, өч сугышчыны ул шунда ук юк иткән. Калган ике солдат белән кул сугышы башланган.

“Берсен аркасына егып салдым, муенына пычак терәдем, ә мылтыклы ВСУ солдаты минем башыма мылтык төбәде. Мылтыклы солдат мин аларны җибәрсәм, миңа атмаячакларын вәгъдә итте. Әйдә тыныч кына һәркайсыбыз үз ягына китәбез, ди.  Шулай иттек тә. Алар бер якка китте,  мин – икенче”, – ди “Белый”. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас