Махсус хәрби операция
12 август 2025, 04:52

Ике ир-ат СВО катнашучыларын 60 миллион сумга алдаган

Менә сиңа мә!

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Санкт-Петербургның Василеостровский район суды СВОда катнашкан русиялеләрне алдаган һәм алардан РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйганнан соң түләнгән эш хакыннан 60 миллион сумга якын акча урлаган ике ир-атны сак астына утырткан. Бу хакта “Фонтанка” язып чыккан.

Псковта яшәүче ике кеше тәртипсез тормыш рәвеше алып барган ир-атлар белән танышкан һәм аларга имеш тә  алгы сызыкка эләкмәс өчен ташламалы шартларда СВОга барырга киңәш иткәннәр.  Контракт төзегәндә  ярдәм итү сылтавы белән бу ике ир-ат корбаннарының  банк карталарын алганнар да түләүләрне урлаганнар.

Шулай итеп, былтыр көздән алып быелгы августка кадәр алар 45 кешене алдаган. Тикшерү нәтиҗәсендә 9 солдатның исән калмавы ачыкланган.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас