

СВОда яраланган Русия сугышчысы 3 километр буена җитдирәк җәрәхәтләнгән иптәшен күтәреп барган. Аларның тарихын “Комсомольская правда”ның хәрби корреспонденты Александр Коц сөйләгән.
Бу хәл Щербиновка авылында булган. Военкор мәгълүматы буенча, РФ Кораллы көчләренең ике сугышчысы ВСУ солдатлары һөҗүменә дучар булган һәм яраланган.
“Мин аңа әйттем: калдыр мине, үзең бар, син үзең дә яраландың бит. Ә ул мине ташламады, күтәреп барды. “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, диде”, – дип исенә төшерә Үзбәкстаннан МХОда катнашучы солдат.
Яу кырыннан хәвефсезрәк районга эвакуацияләү өчен аларга өч чакрым чамасы барырга туры килгән. Русия сугышчылары, вакыт-вакыт үзләренең командирлары белән элемтәгә кереп, сак кына барган. Русия дрон операторлары аларга биеклектән ярдәм иткән.
Чыганак: lenta.ru