ВСУ гаскәрләренең Курск өлкәсенә бәреп кергәннең беренче көннәрендә Малая Локня авылында яшәүче хатын күршесен үтергән украин солдатын очраткан. Бу хакта Украинаның Сумы өлкәсенә озатылган качкын Валентина Ушкалова “Лента.ру” басмасына сөйләгән.
70 яшьлек хатын сөйләвенчә, ул ире белән күршеләренең бакчасында качып яткан. Әмма ул көнне маэмаен ашатыр һәм бераз ял итәр өчен үз өенә кергән. ВСУ солдатлары йортка якын килгән дә, ут ачкан, этне атып үтергәннәр. Моннан соң өйгә зәңгәр бәйләвечле берничә коралланган сугышчы кергән. Алар хатынга һөҗүм итмәгәннәр, нибары эчәсебез килә дигәннәр. Валентина аларга куас тәкъдим иткән.
Эчеп туйгач, командир янәшәдә торган солдатка күрсәткән дә: “Кичә бу ахмак сезнең күрше хатынны үтерде”, – дигән.
“Сез бит хатын-кызларга тимибез дип вәгъдә бирдегез!” – дип кычкырган Валентина.
“Ул бит контуженый. Мин үзем аның муенын борып сындырыр идем”, – дигән командир.
Күпмедер вакыттан соң ул әйләнеп кергән дә Валентинага этләр ботарлаганчы күршесенең һаман да ихатада яткан мәетен күчереп куярга кушкан. Хатын баш тарткач, үтерү белән янаган. Шулай итеп, Валентина Ушкалова офицер белән бергә күршесенең мәетен сөйрәп мунчага күчергән.
ВСУ Курск өлкәсенә нәкъ бер ел элек – 2024 елның 6 августында – бәреп керде. Суджа районын утка тотып, Украина гаскәрләре дәүләт чиген үтеп керде, 59 авылны, шулай ук Суджа шәһәрен алды. Оккупация сигез айга якын дәвам итте. 2025 елның апрель ахырында Курск өлкәсе тулысынча азат ителде. Рәсми мәгълүматларга караганда, 330дан артык тыныч халык Украина сугышчылары корбаны булган, тагын 550дән артык кеше зыян күргән.
Чыганак: lenta.ru