

Украина территориясендә барган махсус хәрби операция катнашучысы Вадим Гарипов массакүләм артиллерия уты астында калса да, үзенә медицина ярдәме күрсәтә алган һәм ВСУның 8 FPV-дронын юк иткән. Вадимның тарихын Оборона министрлыгының Телеграм-каналы бастырган.
Ведомствода сөйләүләренчә, яраланган вакытта Гарипов сугышчан дежурда торган һәм полкның штурм подразделениеләрен ВСУның һава һөҗүме чараларыннан яклаган булган. Ул кыйпылчыклы яра алган.
Сугышчы, тактик медицина күнекмәләрен кулланып, үзенә үзе медицина ярдәме күрсәткән. Солдат постын ташламаган һәм сугышчан бурычын үтәүне дәвам иткән. Яраланган килеш ул 8 FPV-дронны юк иткән.
Чыганак: lenta.ru