Махсус билгеләнештәге 116нчы аерым бригада командиры вазифасын биләүче генерал-майор Руслан Вил улы Гарифуллинга РФ Герое исеме бирелде. “Алтын йолдыз”ны тапшыру тантанасын Русия Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре җитәкчесе Виктор Золотов үткәрде.
Бу югары дәүләт бүләге генерал-майор Гарифуллинга махсус хәрби операция барышында күрсәткән кыюлыгы, хәрби батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен бирелде. Радий Хәбиров офицер җитәкләгән хәрби формированиенең аерым статусын билгеләп үтте. Төбәк Башлыгы 116нчы бригаданы аның составына кергән хәрбиләрнең какшамас холкы һәм ныклыгы өчен “корыч” дип йөртүләрен белдерде.
Радий Хәбиров шулай ук нәкъ менә әлеге подразделение сафларында милли герой Салават Юлаев исемен йөртүче ике батальонның ирекле формированиеләре вәкилләре хәрби хезмәт узуын билгеләде. Радий Хәбиров Руслан Вил улын ихлас котлады һәм республика халкы аның хәрби казанышлары өчен горурлык хисләре кичерә, дип өстәде.