“Корыч” бригада командиры – Русия Герое

Якташыбыз белән горурланабыз!

Росгвардия сайтыннан.Росгвардия сайтыннан.
Фото:Росгвардия сайтыннан.

Югары дәүләт бүләгенә  Башкортстанның тагын бер вәкиле лаек булды. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров  бу хакта үзенең рәсми социаль челтәрләрендә  хәбәр итте.

Махсус билгеләнештәге 116нчы аерым бригада командиры вазифасын биләүче генерал-майор Руслан Вил улы Гарифуллинга РФ Герое исеме бирелде. “Алтын йолдыз”ны тапшыру тантанасын Русия милли гвардиясенең Федераль хезмәт гаскәрләре җитәкчесе Виктор Золотов үткәрде.

Бу югары дәүләт бүләге генерал-майор Гарифуллинга махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы, хәрби батырлыгы һәм каһарманлыклары өчен бирелде.

Радий Хәбиров бүләкләнгән офицер җитәкләгән хәрби формированиенең аерым статусын билгеләп үтте. Төбәк Башлыгы 116нчы бригаданы аның составына кергән хәрбиләрнең ныклыгы һәм какшамас холкы өчен “корыч” дип йөртүләрен белдерде. Радий Хәбиров шулай ук нәкъ менә әлеге подразделение сафларында милли герой Салават Юлаев исемен йөртүче ике батальоннан ирекле формированиеләр вәкилләре хәрби хезмәт узуына игътибарны юнәлтте.

Башкортстан Башлыгы бу бүлекчә сугышчылары  төрле катлаулылыктагы заданиеләрны уңышлы башкарып чыга һәм РФ дәүләт чикләрен саклауда актив катнаша, диде. Радий Хәбиров Руслан Вил улын ихлас котлады һәм бар республика халкы аның хәрби казанышлары өчен горурлык хисләре кичерә, дип өстәде.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас