Ире СВОда үлгән хатынны түләүләрдән мәхрүм иткәннәр

Суд никахның файда алу өчен теркәлгәнен исбатлаган. 

Рязань өлкәсендә  суд Украинадагы СВОда һәлак булган сугышчының тол хатынын түләүләрдән һәм ташламаларга хокуклардан мәхрүм иткән.  Бу хакта мәрхүм сугышчының әнисе Ольга Костырко  РЗН.инфо порталына сөйләгән.

Портал әңгәмәдәшчесенең улы  Георгий Костырко СВОда катнашканда өйләнгән һәм никахыннан соң 6 ай үтүгә аерылышырга теләгән. Әмма өлгермәгән, чөнки 9 мартта каты җәрәхәтләр алып, һәлак булган.

РЗН.инфо мәгълүматы буенча, никахны өзү турындагы карар 2025 елның 25 мартында үз көченә керергә тиеш булган, әмма сугышчы моңа кадәр үлгән, ә мәрхүмнең хатыны кире уйлаган һәм түләүләрне алырга исәп тотып, суд карарына шикаять биргән.

Нәтиҗәдә суд аерылышуны  – гамәлдә, ә сугышчының тол хатынын түләүләргә лаек түгел дип тапкан.

"Без никахның файда алу өчен төзелгәнлеген исбатларга тырыштык (...) Илдә  бу әлегә мондый беренче очрак, чын прецедент", – дип белдерә Костырко.

Аның сүзләренчә, суд тикшерүе вакытында берничә шаһит мәрхүм сугышчының янәсе үз хатынының хыянәтләре турында белгәнлеген һәм аерылышырга теләгәнлеген  раслаганнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас