СВО сугышчысы балаларын интернатка тапшырудан баш тарткан

Аның хатыны алты айга реанимациягә эләккән. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Чиләбе өлкәсеннән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы алты баласын балалар йортына тапшырудан баш тарткан һәм демобилизациягә ирешкән. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратовага сылтанып “Вечерний Челябинск” басмасы яза.

Басма мәгълүматы буенча, Русия сугышчысы фронтка үз теләге белән киткән.  Алгы сызыкта булганда аның хатынының алтынчы йөклелектән соң ире өчен борчылып йөрәге белән проблемалары башланган. Аны Чиләбедән Мәскәүгә Склифосовский институтына салганнар. Гаиләсендә килеп туган хәл сәбәпле хәрбине кыска вакытлы ялга җибәргәннәр. Отпускасы тәмамлангач, сугышчыдан частька килүен таләп иткәннәр, ә балаларны интернатка тапшырырга киңәш иткәннәр. Әмма ата кеше гаиләсе белән калган.   

Хәрби хезмәткәрнең хатыны реанимациядә алты ай яткан. Бу вакыт эчендә СВО катнашучысы балаларын (аларның икесенә бер яшь тә тулмаган) караган, дигән депутат.

“Бу хәлнең ахыры үзен көттермәгән. Кичләрнең берсендә Василийның апасы аны үзаллы частьны калдыручылар исемлегенә кертүләрен һәм эзләүгә игълан итүләрен әйткән. Алты ай дәвамында гаилә куркып, өзгәләнеп, кайгырып яшәгән”, – ди Лантратова.

Лантратова сүзләренчә, ситуацияне Оборона министрлыгына депутат мөрәҗәгатьләреннән соң  хәл итә алганнар. Сугышчыга карата кузгатылган җинаять эше туктатылган һәм аны демобилизацияләгәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас