– Фронтта автомобиль – бик кирәкле әйбер һәм кызганычка каршы, сугыш шартларында алар тиз сафтан чыга. Дошман дроннары машиналарны кызганмыйлар, – дип язган башлык үзенең социаль челтәрләрендә.
Автомобиль белән ул фронтның алгы сызыгына маскировка челтәрләре, яугирләрнең туганнарыннан һәм дусларыннан шәхси күчтәнәчләр дә алып барган. ”Тылның ярдәме – яугирләргә ышаныч һәм көч бирә, – ди ул. – Яугирләр үзләренең көндәлек тормышлары, мәшәкатьләре турында сөйләделәр, Бәләбәй халкына ярдәм өчен рәхмәтләрен белдерделәр”.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА