Русия снайперы 30 дронны юк иткән

Сезнең батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз алдында баш иябез. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Өч ай дәвам иткән сугышчан чыгышы вакытында Русия снайперы Украинаның 30дан артык “Баба-Яга” беспилотнигын юк иткән. Бу хакта “Беня” позывнойлы сугышчы РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

“Бу вакыт эчендә бездә  юк ителүе видеоязмалар белән расланылган “Баба Яга” дип йөртелгән гексакоптерлар саны 30га җитте. Сүздә юк ителгән коптерлар саны 10нан 15кә кадәр булды. Ул вакытта видеолар яздырырга мөмкинлек булмады, тиз эш итәргә кирәк иде”, – дип сөйләгән “Беня”.

Сугышчы сүзләренчә, бу БПЛАларның “йомшак” урыны – аларның аккумуляторлары. Максатны юк итү өчен дронның бу өлешенә бер тию дә җитә, дип ассызыклаган солдат.

Сезнең батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз аркасында без тыныч яшибез, егетләр! Рәхмәт сезгә, дөньялар тынычланып исән-сау туган якларга кайтырга насыйп булсын! 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас