СВО сугышчысының улын балалар йортына тапшырырга теләгәннәр

Чиновниклар законга сылтана, ди. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Краснодарда чиновниклар “Снайпер” кушаматлы СВО сугышчысының улын балалар йортына тапшырырга карар кылган һәм хәрбинең хезмәттәшләренең ачуын чыгарган. Бу хакта “Царьград" хәбәр иткән.

Басма мәгълүматы буенча, опека органнары мондый планнар турында баланың әнисе үлгәч һәм  әтисе махсус операция зонасында хәбәрсез югалгач игълан иткәннәр, шул ук вакытта “Снайпер”ның улының башка исән туганнары калган. Малай турында ике картәнисе һәм өч туган тиешле апасы кайгыртырга әзер.

Баланың туганнары сөйләгәнчә, бу хәл бюрократик тоткарлык аркасында барлыкка килгән – закон сугышчының үлеме аны рәсми рәвештә югалган дип таныганнан соң гына исбатланган булырга мөмкин, дип раслый. Гаилә кирәкле документларны рәсмиләштергән арада,  СВО сугышчысының улын вакытлыча опекага алу срогы тәмамлана икән.  Һәм опека малайны балалар йортына җибәрергә әзерләнүе турында кисәткән.

“Снайпер”ның хезмәттәшләре,  чиновниклар эшенә ачуланып: "Сволочьлар!” – дигәннәр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас