7 июль көнне ВСУ гаскәрләренең Курскидагы пляжга һөҗүме вакытында биш яшьлек Анатолий үз гәүдәсе белән әнисен каплаган. Бала бик нык пешкән һәм Мәскәү дәваханәсенә транспортлауны кичерә алмаган: юлда аның гомере өзелгән. Малайның туган тиешле абыйсы бала җеназасыннан клоунада ясамауларын үтенгән. Ул Анатолийны соңгы юлга озатканда журналистлар булуга каршы чыккан. Ир-ат аның фикере белән баланың әти-әнисе ризамы, юкмы икәнлеген белмәвен өстәгән. Аның Курск пляжына һөҗүмдә җитди җәрәхәтләнгән апасы һаман хастаханәдә, ди.
Курск өлкәсе омбудсмены Наталья Листопадова билгеләп үткәнчә, табиблар Анатолийның әнисен тагын өч-дүрт көнгә реанимациядә калдырырга карар кылган.
Листопадова аңлатканча, малай Курск шәһәрендә гади гаиләдә тәрбияләнгән. Власть гаиләгә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер дип ышандырган түрә. Баланың әтисе фаҗигадән соң шок хәлендә ди. “Әлегә ул үзенә нәрсә белән ярдәм итәргә кирәклеген әйтергә әзер түгел", — дигән Наталья Листопадова.
7 июль кичендә ВСУ Курск пляжына “Пекло” реактив дроннары белән һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә ана белән бала зыян күргән. Аларга ярдәмгә күңел ачу зонасы хезмәткәрләре ташлана, Росгвардияне чакырталар. Көч структуралары хезмәткәрләре пляжны уратып алганнар. 15 минуттан соң дрон кешеләр җыелган җирдә шартлый. Якынча 10 кеше җәрәхәтләр алган, дүртесен коткарып кала алмаганнар.
Бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелүе бәгырьләрне телгәли. Көн саен дөньялар тынычлануы хакында догалар укыйбыз...
Чыганак: lenta.ru