“Речка, небо голубое – это все мое, родное…” (ВИДЕО)

СВОдан үзәк өзгеч кадрлар: яраланган солдат аңын югалмасын дип иптәшләре аңа шигырь укыган.

“Речка, небо голубое – это все мое, родное.
Это Родина моя! Всех люблю на свете я!”

РФ Кораллы көчләре хәрбиләре  яраланган дусларын эвакуацияләгәндә ул һушын югалтмасын өчен  “Брат-2” фильмыннан  шигырь укыганнар.

Бы хакта SHOT Телеграм-каналы яза.  Сватово юнәлешендә хәрби бурычларын үтәгәндә Русия сугышчысы яралана. Иптәшләре аңа ярдәм күрсәткән һәм хәвефсез урынга эвакуацияләгән. Аны йөгерә-йөгерә  эвакуацияләгәндә  солдатлар “Брат-2” фильмында яңгыраган Владимир Ростовның “Родное” шигырен укыган. Аллаһка шөкер, яраланган сугышчы исән, ул акрынлап тернәкләнә.

Бу кадрларны  сугышчылар “Халык фронты”на җибәргән.

Тизрәк дөньялар тынычлана күрсен иде, бар белгән догаларыбыз шул хакта...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас