СВО өчен 100 маскировка челтәре үргәннәр

Дөньяларыбыз тынычланып, имин көннәр килүен түземсезлек белән көтәбез.

Күгәрчен районы Морак авылының көмеш волонтерлары СВО катнашучылары өчен 100 маскировка челтәре үргәннәр. Бу хакта муниципалитет хакимиятендә хәбәр иттеләр. Маскировка челтәләре үрү цехын Күгәрчен районының тарих-крайны өйрәнү музеенда оештырганнар. Көмеш волонтерлар цех ачылганнан бирле 100 челтәр үргәннәр. "Барлык челтәрләр дә СВO зонасына район штабы аша җибәрелде, кыска вакытлы ялга кайткан солдатларыбыз аларны үзләре дә алып киттеләр. Материаллар волонтерлар һәм иганәчеләр акчаларына сатып алынды", - дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас