

Башкортстан халкы махсус хәрби операция уздыру зонасында сугышчан туганлыкның ачык үрнәге булуын язганыбыз бар иде. Бу юлы да сүз әти һәм ул турында барыр.
“Шеф” позывнойлы сержант махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның сентябрендә киткән. 2023 елның декабрендә СВО зонасына аның әтисе “Инзер” килгән. “ГорОбзор” язуынча, 2024 елның июлендә “Шеф”, Угледарда хәрби бурычны үтәгәч, башка солдатлар белән вакытлыча яшәү урынына юлланганнар. Күрүчәнлек начар булган, нәтиҗәдә сугышчы минага баскан, каты яраланган. “Шеф” тәүлектән артык вакыт минометтан атулары, беспилотниклр һөҗүме астында бер тамчы сусыз һәм бер тәгам ризыксыз булган.
Аны коткарырга дип эвакуация төркемендә ирекмән булып “Инзер” киткән. Ул үзенең улын тапкан һәм ачык җирлек буйлап аны күтәреп кайткан. 5 км ара мәңге бетмәс юл төсле тоелган, чөнки дошман уты туктап тормаган. Бәхеткә, “Шеф”ның гомерен коткарганнар, эвакуация төркеменнән дә беркем яраланмаган.
Бу хәлгә Саратовтан “Гиря” позвнойлы сугышчы шаһит булган. Ул – шагыйрь-фронтовик һәм “Инзер”нең хезмәттәше. “Шеф”ны эвакуацияләү башта шигырь булган, соңрак шигырь юллары җырга салынган. “Гиря” СВОда ничек шигъри юллар тууын язган.
“Мин токымнарга хәтер калдырам. “Инзер” – минем тугры иптәшләремнең берсе, аның кылыгы да күпне сөйли. Мин аны нибары шигъри юлларга гына салдым. Ходай миңа шигырь язу сәләте биргән икән, нигә әле аны башка кешеләргә файдасына кулланмаска?” – ди “Гиря”.
“Гиря” үзе 2024 елның гыйнварыннан СВОда. Хәрби сүзләренчә, шигъри юллар заданиедә күргәннәрдән соң туа. Башта аның хезмәттәшләре сәләтенә скептик карашта булса, соңрак фикерләрен үзгәрткәннәр.
“Бүген егетләр минем язуымны таләп итәләр, өстәп тә сорыйлар әле, – дип көлә “Гиря”. – Хатлар, шигырьләр, җырлар сугышчыларны дәртләндереп кенә калмый, алар илһамландыра да. Мәсәлән, минем иҗатыма багышланган “Снайпер” җыры бар”.
“Инзер”га багышланган “Отец” әсәре “Документальный формат” шигырьләр һәм җырлар җыентыгына керә. Ул 2025 елның 22 апрелендә дөнья күрде.
Чыганак: gorobzor.ru