

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган 2 млн сумлык матди ярдәм алучылар исемлеген киңәйтүче законга кул куйды. Хәзер республика бюджетыннан әлеге түләүне мәрхүмнне балигъ булганчыга кадәр кимендә 5 ел тәрбияләгән һәм матди яктан тәэмин иткән кешеләр алырга мөмкин.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, биологик ата-ана булмаган кеше бала өчен терәк булса да, билгеле бер хокукый статуска ия булмагач, түләү алуга дәгъва итә алмый торган ситуация закон нигезендә төзәтелгән. Бала өчен терәк булган кешене чынында тәрбияче дип тану юридик әһәмияткә ия фактларны билгеләү турындагы эшләр буенча аерым эш алып бару тәртибендә башкарыла.
Моңардан тыш, Русиянең Украина белән чик буенда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның туганнары да әлеге ярдәмне алучылар исемлегенә кертелә.
Чыганак: bashinform.ru