

Курск өлкәсендә Казачья Локня авлында оккупация вакытында ВСУ сугышчыларының патроннарын алып яшергән укучы Сергей Щегловны бүләкләгәннәр.
Малай сүзләренчә, боекомплектка ул әтисе белән ризык эзләгәндә тап булган. Патроннарны ул капчыкка салган да өстән тушенка банкалары белән каплап, өйгә алып кайткан.
“Капчык авыр иде, көчкә алып кайттым. Өйгә алып кайткач, патроннарны снарядлар тартмасына салдым да, базга төшереп куйдым, соңрак аларны утын арасына бик тирәнгә яшердек”, – дип сөйләгән ул бүләкләү тантанасында.
Авылны азат иткәч, укучы малай патроннарны Русия хәрбиләренә биргән. Аңа “Курск өлкәсен яклаучы” бүләген тапшырганнар.
Шулй ук Сергей Щеглов ВСУ гаскәрләрен телефонга да төшергән.
Аның Суджа тирәсендә оккупация вакытында төшергән кадрлары хәрби тикшерүчеләргә ярдәм иткән. Роликлар эчтәлеге хакында малай бүләкләү тантанасында сөйләгән.
Видеога башлыча Украина кораллы көчләренең хәрби техникасын урнаштыру һәм миналау урыннары эләккән.
“Барын да камерага төшерү уе әтигә килде. Әти без кайда танк торганлыгын, кайда миналаган урыннар барлыгын төшерә алабыз, диде. Шуннан төшерә башладык та”, – дип сөйли Щеглов.
Серёжа сүзләренчә, гаилә телефоннарын ВСУ солдатларын алдап алып кала алган. Украина сугышчыларына алар телефоннары, имеш тә, утырган дигән. Чынында исә гаджетларны подвалга яшергәннәр. Телефоннарны гаилә шунда ук куллана алмаган, бераздан соң гына төшеп ала алган.
Чыганак: lenta.ru