СВОда йөкле хатынга бәби таптырган якташыбыз турында ниләр билгеле?

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы  сугышчы Вадим Баһаветдинов ВСУ гаскәрләре уты астында бер хатыннан бәби таптырган.

“Лекарь” позывнойлы хәрби эвакуация төркемендә хезмәт итә – ул яраланган солдатларны яшел зонага алып чыга. Алышларның берсе вакытында аңа  йөкле хатынга бәби таптырырга туры килгән. Бу хәлнең кайда булганлыгы хәбәр ителми.

“Лекарь” үзе бу вакытта җәрәхәтләнгән. Ул беспилотник һөҗүме вакытында контузия алган. Әле хәрби госпитальдә дәвалана.

Бу вакыйга турында  чит ил басмалары да язып чыккан. Шуларның берсе – Daily Storm.

Вадим Баһаветдинов  йөкле хатынга ут астында бәби таптыруын хәтта  әнисеннән дә яшергән. Зифа Баһаветдинова сөйләвенчә, улы телефоннан “Һәлак булучыларны коткарган өчен” бүләкләнүе турында хәбәр иткән, әмма награданың нәрсә өчен икәнлеген ачыклап тормаган. “Соңрак мине танышлар котлый башлады һәм мин бу хакта гәзиттән укып белдем”, – дигән “Лекарь”нең әнисе.

Ана кеше улының һәрчак тыйнак булуын, башкалардан аерылып торырга яратмавын сөйләгән. Мәктәптә укыганда ул судан күрше малаен коткарган. “Өйгә кайтты да: “Мин Мишканы коткардым. Ул суга сикерде дә тончыга башлады. Мин, чумып, аны алып чыктым. Ясалма сулыш  ясадым”, – дип искә ала улын Зифа ханым. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас