Мишкәдә «Җир көче» патриотик фестивале

Мишкә җире бүген Башкортстаннан, күрше төбәкләрдән, шулай ук Русия башкаласы Мәскәүдән меңнән артык катнашучы һәм кунак җыйды. «Җир көче» IV Төбәкара этномәдәни патриотик фестиваленә гаиләләре белән махсус хәрби операция ветераннары, социаль координаторлар, медиклар, психологлар, юристлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, халык дәвалаучылары килде.

Мишкәдә «Җир көче» патриотик фестивалеМишкәдә «Җир көче» патриотик фестивале
Мишкәдә «Җир көче» патриотик фестивале

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина фестивальне ачып, аның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсенә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, дип ассызыклады. 

 — Бүген алар бер урында юридик, медицина һәм психологик ярдәм алалар. Шул ук вакытта без республикада һәм илдә булган барлык махсус ярдәм чараларын тәкъдим итәбез. Без берничә ел элек бу фестивальне уйлаганда, ул ковидтан соң тернәкләндерүгә юнәлдерелгән иде. Бүген безнең яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә тернәкләндерү таләп ителә, — диде Гөлнур Галинур кызы. 

Чара кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшмәкәрлек буенча белем бирү программасы старт алды. Гуманитар ярдәм җыю, батырлык дәресләре, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм спорт ярышлары үткәрелә. «Ватанны саклаучылар» төбәк фонды директоры урынбасары Ирек Зарипов билгеләп үткәнчә, фестивальнең исеме – «Җир көче» – милләтенә һәм диненә карамастан, безнең егетләрнең рухи көче турында.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: «Молодёжная газета».

 

Мишкәдә «Җир көче» патриотик фестивале
Мишкәдә «Җир көче» патриотик фестивале
Автор:
Читайте нас